ФОЛЬКЛОРЛАШУ ф. Фольклорга, халык авыз иҗатына әверелү. Фольклорлашу – халыклашкан җырлар өчен хас күренеш. К.Миңнуллин

Фольклорлаша бару Торган саен ныграк фольклорлашу

Фольклорлашып китү Күпмедер вакыттан соң фольклорлашу. Ягъни алар [Ә.Ясәви хикмәтләре] берникадәр фольклорлашып киткәннәр, телдән – телгә, кулъязмадан кулъязмаларга күчерелгәндә шомартыла барганнар. Ф.Яхин. Шәкерт дәфтәрләре безгә шулай ук кайсы шагыйрьләребезнең нинди әсәрләре халык арасында киң таралуын, кайберләренең бөтенләй фольклорлашып китүен аныклау өчен дә бай мәгълүмат бирә. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә