ФОЛЬГА и. лат. Төсле металлардан яки буяу кушып ясалган юка металл кәгазь. Кызның башында шул ук фольгадан ясалган көмеш таҗ балкый, --- таҗына алтынсу төстәге икенче фольга белән «1951 ел» дигән сүзләр беркетелгән. Р.Мирхәйдәров. Конденсаторның йөзлекләре кургаш һәм аккургаштан яки алюминийдан эшләнгән фольгадан ясала. Физика курсы |