ФО’КУС II и. нем. 1) Ялгыш күрүгә нигезләнгән, кул һәм бармакларның тиз хәрәкәте нәтиҗәсендә оста башкарылган трюк, алдау. Борынгы Кытайда күз буу, фокус сәнгатенең үсеп китүендә мисырлыларның йогынтысы көчле булган. Н.Фәттах. Рашат исә, әтисе кебек, уен-көлке яратучан, сурәт ясарга, әллә нинди хикмәтле фокуслар күрсәтергә, төрле уенчыклар уйлап чыгарырга сәләтле, кирәгендә коры да, нык та була белә. А.Расих 2) Сер, әкәмәт, нәрсәнең булса да гаҗәп ягы. --- «Приватизация» ясау юлы белән аның [КамАЗның] мөлкәтен үзләштерү фокусы иде бу, әлбәттә... З.Мифтахов 3) Көйсезлек, холыксызлык, кирелек . – Кая качасың?! Тукта! – диде Котбетдин хәйран калып: – Кем кемне тота, нинди фокус бу?! Ax, өйрәнәсе калган боксны... А.Алиш ◊ Фокус чыгару Көтелмәгән кире эш эшләү |