ФО’КУС I и. лат. физ. 1) Кайтарылган яки сынган нурларның кисешү ноктасы. Телескопта окулярны аның алгы фокусы объективның арткы фокусы белән бергә туры килерлек итеп урнаштыралар. Физика курсы. Аның [күзнең] яктылык нурларын сындыручы һәм аларны күзнең арткы стенасының эчке өслегендә фокуска җыючы махсус җайланмалары бар ---. Кызыклы физиология 2) Фоторәсемгә төшергәндә фотоаппарат аша сурәтнең иң яхшы күренү ноктасы. Карточкага дөрес төшермәгәннәр боларны... Фокуска кесәләрен алырга кирәк иде, чөнки хикмәт фәстә дә, мыекта да, генералның түшендәге орденда да түгел, ә кесәдә, акчада. М.Маликова. Фотографиядә фокуска дөрес төбәү бик әһәмиятле: әгәр алгы план аермачык килеп чыкса, ә ераграк торган нәрсәләр «фокуста» булмасалар, – пространствоны «тирән» итеп күрсәтү өчен шул җитә. Кызыклы физика 3) мед. Ялкынсыну процессының төп учагы 4) лингв. Кеше сөйләгәндә өрелеп чыккан һаваның үз юлындагы стеналарга ышкылудан аваз ясый торган тарайган урын. Өрелмәле тартыклар бер фокуслы һәм ике фокуслы булалар. Бер фокуслыларны әйткәндә, һава агымы бер генә фокус аша үтә, ә ике фокуслылар берьюлы ике урыннан һава өрелеп чыгу нәтиҗәсендә ясалалар. Татар грамматикасы 5) күч. Вакыйгаларның үзәге, эш-хәрәкәтнең, мәсьәләнең уртасы. Бәхетле Рафаэль йөзләгән кешенең баш миен, йөрәген, карашын үзенең калку зәңгәр күзләренә җыйды да бер фокуска туплады. М.Мәһдиев. Анда күтәрелгән мәсьәләләрне бер фокуска – иң элек «Инкыйраз»га һәм әдипнең башка әсәрләренә барып тоташтыра. Сөембикә |