ФОЙЕ и. фр. Кино, театр һ.б.ш.да тамаша алдыннан яки тәнәфес вакытында тамашачыларның туплану, ял итү урыны. Фойега җыелган тамашачыларны сеанс башланыр алдыннан залга кертәләр дә, халык урнашкач, билет тикшерә башлыйлар. А.Расих. Алар театрны Кабан ярына утыртып кына калмаганнар, гүя күлнең үзен театр эченә керткәннәр, фойедан күренеп тора ул. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә