ФЛЯ’ГА и. нем. 1) Иңбашына асып яки бил каешына элеп, юлга үзең белән су алу өчен җайлаштырылган яссы металл савыт, шешә. Үз-үзен белештермичә, кызып эшли-эшли дә, флягасын күтәреп, колт-колт су йота. И.Гази. «Су юк бит», – диде һәм, сүзен раслар өчен, флягасын ачып, җиргә аударып күрсәтте. Т.Әйди

2) Сыеклык салып йөртә торган, ян-якларында тоткасы булган күп сыйдырышлы савыт. Арбаны яр кырыена куеп, яр астыннан суны яртышар чиләкләп ташып, фляганы тутырганчы гына да дөнья хәтле вакыт үткән булып чыкты. В.Нуруллин. --- ачык урыс капкалардан хатын-кызларның чиләк, фляга күтәреп йөргәннәре күренә. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә