ФЛЮ’ГЕР и. нем. 1) Төз, туры колгага беркетелгән, үз күчәрендә әйләнеп, җилнең юнәлешен, тизлеген билгели торган җайланма. Әтәч сынын, сурәтен капка, өй башларына беркеткәннәр, --- җил юнәлешен күрсәтүче флюгер сыйфатында кулланганнар. Г.Гыйльманов. Җирле билгеләр буенча һава торышын алдан әйтү өчен, барометр күрсәткечләрен дә, флюгер һәм термометр күрсәткечләрен дә искә алу мөһим. Бакчачы, яшелчәче һәм умартачы календаре 2) тар. Атлы сугышчы сөңгесе очындагы кечкенә флаг 3) күч. Аумакай, икейөзле кеше. Хәзерге татар совет байлары күңелен май басты, татар милли зыялыларының күпчелеге калай әтәчкә – флюгерга әйләнде, яисә яфрак астына башын тыгып ятуны сайлады. Ә.Кәримуллин. Кичә кочаклаганны – әйдә дөмбәсләргә, кичә мактаганны – әйдә хурларга!.. Чып-чын флюгерлар без, колгага эленгән уенчыклар. Казан утлары |