ФЛОТИ’ЛИЯ и. фр. 1) Билгеле бер елга, күл, диңгезгә караган хәрби суднолар җыелмасы. Азов диңгезе флотилиясенә --- безнең гаскәрләрне акларның диңгез флотилиясе һөҗүменнән саклауны тәэмин итәргә кушылды. Г.Бәширов . Амур флотилиясенең базасына мине автобус илтеп куйды. М.Мәһдиев. Идел флотилиясе

2) Махсус суднолар отряды. Онеганың балык тоту белән махсус шөгыльләнә торган үз флотилиясе бар. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә