ФЛОТ и. фр. 1) Илнең, аерым диңгез, елга бассейннарының хәрби яки сәүдә суднолары җыелмасы. Бәрәскә авылыннан флотта хезмәт итеп кайткан диңгезче Гарифулла Хәмидуллин берүзе 200 баш сыерны котырып аккан елганың бер ягыннан икенче ягына алып чыга. Г.Ахунов. Бөекбритания башка илләр белән тышкы элемтәне диңгез флоты ярдәмендә алып бара. Чит илләрнең экономик географиясе

2) Хәрби диңгез көчләренең (корабльләр, су асты көймәләре, диңгез авиациясе һ.б.ларның) зур берләшмәсе. Тын океан флоты. Кара диңгез флоты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә