ФЛОРИ’СТИКА и. лат. махс. 1) Җир шарындагы яки аның аерым өлкәләрендәге үсемлекләрне өйрәнү, бу үсемлекләрнең төрләрен системалаштыру белән шөгыльләнә торган ботаника фәненең бер тармагы 2) Табигый материаллардан, киптерелгән яки тере үсемлекләрдән (чәчәк, җимеш, чикләвек, яфрак, мүк һ.б.дан) нәфис әсәрләр ясау сәнгате, интерьерны чәчәк композицияләре белән бизәү осталыгы. Быелгы сменага планнар зурдан: остаханәләр исемлегенә сәхнә теле, массаж, флористика юнәлешләрен дә өстәргә уйлыйм. Кызыл таң. Студент вакытта флористика белән мавыгып, махсус курслар тәмамлый, --- унышар сәгать буе бер өзелмичә картиналар тудырган чаклары була. Мәдәни җомга |