ФЛОМА’СТЕР и. ингл. Көпшәк материалга махсус буяу сеңдерелеп эшләнгән үзәге булган язу-сызу әсбабы. [Чакыру кәгазьләрен] Казанда типографиядә басылганнарын төргәге белән юнәткән идек, авыл исемен, сәгатен генә төсле фломастер белән тутырып ябыштырабыз. М.Мәһдиев. Зуфирәнең кулы астында фломастер белән сызган сызыклар җанланды, хәрәкәткә килде. М.Маликова |