ФЛЁР и. нем. 1) Үтәкүренмәле юка ефәк тукыма. Ак флёрның читләре челтәрләп каелган. Ф.Әмирхан
2) күч. Серле япма. Теге якта нарат урман өстенә кыеклап кына, нечкә пәрдә кебек сыек кына ак болыттан флёр ябылган иде. Г.Исхакый