ФЛЕШМОБ и. ингл. Бер төркем кешенең алдан билгеләнгән урында һәм вакытта кинәт пәйда булып, сөйләшеп куелган сценарий буенча билгеле хәрәкәтләр ясагач та таралышудан гыйбарәт акция. Якшәмбедә Мәскәүдә «Бабайны пенсиягә озатыйк» дигән флешмоб үткәрелде. С.Кутушев. Космонавтларны мәктәп укучылары флешмоб белән каршы алды, аларга үзләре ясаган рәсем күргәзмәсен күрсәттеләр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә