ФЛЕГМА’ТИК с. гр. 1. Темпераментның бер төре: артык дәрәҗәдә тыныч, ваемсыз, сүлпән. Ул беркайчан да онытылып чыгырыннан чыкмас, үзен һәрдаим рухи тигезлектә тотар, ләкин ул сүлпән, флегматик кеше дә түгел. А.Расих 2. и. мәгъ. Шундый темпераменттагы кеше. Холыкларыбыз туры килмәде: --- ул – флегматик, ә мин – сангвиник. М.Насыйбуллин. Биредә --- шәхеснең дүрт темпераменты да шактый ачык күренә: сангвиник һәм флегматик төрлечә качалар, меланхоликның буыннары бушый, холерик исә, кыдрачланып, үз хокукларын якларга җыена. Кызыклы психология |