ФЛАНЕЛЬ и. фр. 1. Мамыкланып торган йомшак, җылы киҗе-мамык тукыма. Өстендә – чиядәй кызыл фланельдән тегелгән чаңгычылар курткасы. А.Расих. Алтын йөгертелгән әйберне йомырка агына манчылган фланель кисәге белән яхшы чистартырга мөмкин. Йорт эшләре

2. с. мәгъ. Шул тукымадан тегелгән. Чәчләрен мәзәк кенә ике юка толымга үргән, шау чәчәкле фланель халат кигән. Д.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә