ФЛАНГ и. фр. 1) хәрби Сугышчан хәлдәге гаскәрнең бер ян ягы; канат, кул. Боз өстеннән озын-озын сикереп, фрицлар сул флангка да үтә башладылар. И.Гази. Бурыч ачык: фланглардан үтеп, батальонның артына төшү өчен юллар капшарга, батальон штабының кайда урнашканлыгын дөрес итеп белеп кайтырга. Ф.Хөсни

2) Кара-каршы уенда уен кырының ян яклары . Малай минем уң флангны пешкалары белән терәтеп куйды. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә