ФЛАМИ’НГО и. лат. зоол. Фламинголар семьялыгының бердәнбер вәкиле булган, алсу йонлы, гадәттән тыш озын муенлы, озын аяклы, гәүдәсенә карата чагыштырмача зур башлы, җылы якта яши торган кош; кызыл каз. Фазан, фламинго, кондор яшәмәгәндер бездә, яшәгән булсалар, җырга керми калмаслар иде. М.Мәһдиев. Кышлыкка Каспий ярларына --- төньяктан кыр үрдәкләре, кыр казлары, Африка ярларыннан ак челәннәр, кызгылт фламинголар җыйнала. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә