ФЛАМАНД и. Төньяк һәм Көнбатыш Бельгиядә, Франциянең Фландрия өлешендә һәм Голландиядә яшәүче, телләре герман төркеменә караган, католик динендәге халык һәм шул халыкның бер вәкиле. Моның шулай булганын шаһитлар раслый: венгр монахы миссионер Юлиан нәкъ шул яулар заманында Монголиягә барып чыга; сәяхәтче фламанд Гильом Рубрук исә XIII йөзнең урталарында шунда барып кайта. Р.Фәхретдинов. Французча яхшы белә идем, ә Бельгиядә күбрәк фламанд теле кирәк булды. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә