ФЛАКОН и. фр. 1) Ислемай шешәсе. Шунда аның [Илшатның] шул ук көзгедә чагылган туалет өстәлендәге буш флаконга күзе төште. Бу бик кыйммәтле хушбуйның матур сырлы шешәсе иде. Г.Әпсәләмов

2) Аз күләмдәге сыек әйберләрне саклау өчен, тыгыз ябыла торган кечкенә шешә. Соңыннан врач сейфыннан пластмасса флаконга тутырылган дару алды. Ф.Садриев. Менә алып килгән дүрт флакон кан да бетте. М.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә