ФЛАЖОК и. рус 1) Сигнал бирү, бизәү һ.б. өчен кечкенә флагчык. Флажокларын күтәрде әнә көлеп. Ә.Исхак. Без – флот элемтәчеләре, флажок белән сөйләшергә өйрәнәбез. М.Мәһдиев 2) Берәр нәрсәне билгеләү өчен кулланылган кечкенә флагчык. Флажок артында капкын буласын көт тә тор. А.Хәсәнов |