ФЛА’ГМАН и. голл. 1) Флот, хәрби корабльләр берләшмәсе командующие яки ул булган корабль. I ранг флагманы В.Орлов «Сталин» миноносецында океанга чыга. М.Мәһдиев. Бу лайнер [«Россия» дизель-электроходы] пароходчылыкның флагманы иде. М.Юныс

2) күч. Әйдәп баручы, маяк . Түбән Кама «Нефтехим» производство берләшмәсе – Татарстан индустриясенең көчле флагманы гына түгел, бәлки үз тармагындагы Америка, Европа һәм Азия кыйтгаларындагы гигантларның да көчле көндәше. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә