ФИТРӘТ и. гар. 1) Ике пәйгамбәр арасында пәйгамбәрсез үткән вакыт

2) Ике хөкемдар арасында хөкемдарсыз үткән вакыт

3) Ике вакыйга арасындагы вакыт

4) дини Ислам диненә күрә, Гайсә пәйгамбәр белән Мөхәммәд пәйгамбәр арасындагы чор

Фитрәт заманы Торгынлык, туктап тору чоры. Фитрәт заманында күгәреп басылып яткан сәнаигы нәфисә әбелхәят белән сугарылган иреклек һавасында җанлана, хәрәкәтләнә, аякка баса... М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә