ФИ’ТНЕС и. ингл. 1) Сәламәт яшәү рәвеше. Беренчедән, хәзер модада булган органик ризык, махсус меню, фитнес туклану, биопродуктлар ашасак, безгә идеаль фигура һәм нык иммунитет вәгъдә итәләр. Кәеф ничек? 2) Кеше организмының тышкы физик тәэсирләргә каршы тора алу әзерлеге 3) Организмны ныгыту максатын куйган күнегүләр җыелмасы. Биредә алар иң элек фитнес белән шөгыльләнде, аннары бассейнда йөзде. Кайбыч таңнары 4) Махсус әзерлекле инструкторлар ярдәме белән шундый күнегүләр ясый торган махсус җиһазландырылган урын; зал, клуб. --- үзләре һәм аларның балалары блат белән блатной вузларга керсен, чит илләрдә белем алсын, инглизчә укысын, фитнесларга йөрсен, Кипрда яисә Гарәп Әмирлегендә ял итсен, кыйммәтле иномаркаларда чапсын... Р.Миңнуллин |