ФИРҮЗӘ и. фар. 1. 1) Фосфатлар классыннан зәңгәр яки яшькелт төстәге минерал асылташ. --- Казан таҗы каралтылган көмешле алтыннан эшләнгән: аңарда бер якут ташы, 12 ал якут бөртеге, 30 фирүзә, 14 энҗе бөртеге, 22 лал --- патшаның хәзинәләр саклавычына 1552 елда керде. Сөембикә 2) Зәңгәр төс, шул таш төсе. Күзләре – балкып торган фирүзә, килешле итеп иннек яккангамы, яңакларына сыек алсулык җәелгән. Т.Әйди 2. с. мәгъ. 1) Шул таш белән бизәлгән, шул таштан торган. Алтын таҗ һәм гүзәл фирүзә тәхет, башка күп мал – сизсен, дип, Сөхрәб бәхет. Мирас 2) Шул таш төсендәге. Егерме көн эчендә фирүзә диңгезләрне, Төркия – Истанбулларны, Гарәбстан – Мисырларны урап әйләнде дә кайтты. Р.Хисмәтуллин |