ФИРКА и. гар. 1) Төркем, группа. Хәбәр юк ханга, бер көнне әтәч тавышлана тагын, менә тиз-тиз икенче фирка гаскәр сафлана тагын. Г.Тукай. Фикер каршылыкларын, шәхси симпатия-антипатияләрне, төрле фирка ызгышларын бер читкә куеп, халкыбызның язмышын, милләтебезнең киләчәген кайгырту өчен җиң сызганып эшкә керешик. Т.Әйди

2) сәяси Партия. Һәр нотыгында ул үзенең фирка эшенә бирелгән намуслы кеше булуы, яшьләргә чиксез мәхәббәте турында сөйләргә ярата. Т.Галиуллин. Тамчы таш тишә, 1978 елда Һиллари үзенең җефетен Демократлар фиркасыннан Арканзас штатының губернаторы итте. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә