ФИРГАВЕН и. гар. 1) Борынгы Мисыр хөкемдарларының исеме, титулы. Аллаһ Тәгалә Нух пәйгамбәрне туфан суыннан, Ибраһим галәйһиссәлләмне – уттан, хәзрәте Мусаны – Фиргавеннән, Мөхәммәд Мостафаны мөшрикләр тозагыннан коткарганы кебек, Гайсә хәзрәтне дә яһүдләр кулыннан коткарды. Х.Чантай . Муса пәйгамбәр яһүдиләрне Мисырдан алып киткәч, Фиргавен гаскәре белән аларны куа, ләкин Аллаһы кодрәте белән диңгезгә батырып һәлак ителә. Милләт календаре

2) күч. Каты күңелле, усал кеше. Фиргавен икәнсең син һәнүз. Г.Тукай. Тиздән барлык явыз мәкерләрегезне башыгызга капларбыз, йөзе кара фиргавен токымнары. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә