ФИН-УГОР и. Урал телләре семьясын тәшкил иткән, борынгыдан уртак культурага ия булган мари, удмурт, мордва, коми, саам, карел, манси, фин, эстон, маҗар һ.б. кайбер халыклар кергән этник төркем һәм шул төркемнең бер вәкиле; угро-фин. Шулай итеп, төп халкы фин-угорлар һәм татарлар булган Суздаль, соңрак Владимир кенәзлеге Русиянең башлангычы була. И.Хуҗин. Мич, уҗым, гөмбә, әвен сүзләре – урыстан, миләш, бүкән, поши – фин-угор телләреннән, мәктәп, фикер, дошман, дус сүзләре гарәп-фарсыдан кереп, безнең көндәлек аралашуыбызга хезмәт итә икән. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә