ФИ’НКА и. рус 1) Кыска, киң йөзле, үткен очлы фин пычагы. Шул вакытта ул кулын Иреккә таба юнәлтте, һәм аның учыннан чырт итеп финка килеп чыкты. Ф.Садриев. Сәет, наганын төбәгән килеш, күзләрен семафордан алмыйча чүкте дә сул кулы белән финканы алды. И.Салахов 2) Арты һәм ян-яклары аска кайтарылып төшерелә торган, мех кырпулы түгәрәк җәлпәк бүрек 3) Гәүдәгә зур булмаган төньяк ат токымы. Финның арбасына әйберләрне төяште дә, юлга чыктылар, түгәрәк кенә, кечкенә генә финка юлдан йомгак кебек тәгәрәргә тотынды. Г.Исхакый |