ФИ’НИШ и. ингл. 1) спорт Спорт ярышларының ахыргы, хәлиткеч өлеше, ахыргы пункты . Финишка беренче булып килгән Мәрьямне халык чорнап алган иде. М.Шабай 2) Эшнең ахыры, нәтиҗәсе. Иске ел поезды финишка вакытында килеп өлгерәме-юкмы, безнең язмыш шуңа бәйләнгән. Р.Вәлиев. Ярыш нәтиҗәләрен карыйм, ...тегеләр алда, мине сикереп узганнар. Булмый икән бу, дип уйлаган идем, һәм дөрес чыкты: финишта – алар беренче. Н.Хәсәнов |