ФИНА’НСЛАУ ф. Акча күчерү, матди тәэмин итү. Әлеге льготалы чыгымнарны финанслау территориаль хастаханә һәм даруханә кассаларына йөкләнгән. Сөембикә. «Иркеннефть» идарәсе Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә районнарында 9 мәчет салуны финанслаган. Татарстан яшьләре

Финанслап бару Эзлекле рәвештә финанслау

Финанслап җиткерү Тиешенчә, тулысынча финанслау. Шуңа күрә хәзерге финанслап җиткермәү вакытында бу статья ел саен якланмаган килеш кала. Заря

Финанслап тору Һәрвакыт, даими финанслау. Мин үзем сезне аз-азлап финанслап торырмын. Г.Каюмов

Финанслый башлау Финансларга тотыну. Шулай итеп, Татарстан мәдрәсәләре тарихында беренче тапкыр Диния нәзарәте үзенең мәгариф системасын финанслый башлый. Ислам – татарлар һәм мөселманнар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә