ФИНАНС и. фр. 1) Халык хуҗалыгында товар-акча әйләнешенең бер элементы буларак акча средстволары. Дәүләт банкларында, бүтән төр финанс органнарында булдым. Р.Фәизов. Сметадан тыш сукыр бер тиен дә тота алмыйбыз, финанс ревизияләре, халык контроле белән ни эшләргә кушасыз тагын? Р.Мостафин

2) Гомумән акча; акча эшләре. Тукта, алаен алай да, минем финанс хәлләрем ничегрәк икән соң. А.Расих. Кабан проблемасы техник якка яки финанс мәсьәләләренә генә кайтып калмый, иң әүвәл бу – аңлылык, вөҗдан мәсьәләсе. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә