ФИНАЛ и. лат. 1) Нәрсәнең дә булса соңгы нәтиҗәсе; ахыргы өлеше. Син үзеңнең күңелсез финалыңа якынлашасың. Ф.Садриев. Начальник, сөйләшүнең тәмамланганын белгертеп, өстәл читендәге төймәгә басты. Мин мондый финалга әзерләнмәгән идем. М.Юныс

2) Музыканың яки сәхнә әсәренең ахыргы өлеше. Һәрхәлдә икенче актның финалы бик көчле һәм дулкынландыргыч булырга тиеш. М.Җәлил. Финал өлешендә ачларга ярдәмгә азык олаулары килү күренеше өстәлә иде. Ф.Галимуллин

3) спорт Спорт ярышларының җиңүчеләрне ачыклый торган соңгы этабы. Әгәр җиңсәләр, Түбән авыллар республика ярышларына финалга чыгалар. А.Гыйләҗев. Анда [«Автоледи – 99» конкурсында] 78 хатын-кыз катнашты, шуларның утыз өче финалга узды. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә