ФИ’ЛЬТРЛАНУ ф. Фильтр аша узу. Казанлыкка җир асты юлларында фильтрланган саф сулар килеп торуы, суның парга аз әйләнүе – болар барысы Байкал суының үтә күренмәле, чиста булуын тәшкил итә. А.Муранов Фильтрланып бетү Тулысынча фильтрлану. Ул төсне барлыкка китерүче кыска дулкыннар, күзнең сары пигментлы тышчасында фильтрланып бетә алмау сәбәпле, яктылыкны тоя торган күзәнәкләргә кадәр барып җитә. Татарстан яшьләре Фильтрланып җитү Тиешенчә фильтрлану |