ФИЛЬТР и. фр. 1. 1) Сыеклыкларны, газларны каты кисәкчекләрдән чистарту, катнашмаларны аерып алу өчен сөзгеч прибор, җайланма, матдә. Бер предприятиедә суны тондыру буасы да җитеп торса, икенчесендә зарарлы агынтыларны нейтральләштерү кулай, өченчесендә гади, әмма ышанычлы фильтрлар кую зарур. Р.Мостафин. Гадәттә туфрак суспензиясе суда тизлек белән утыра, фильтр аша үтми, моны микроскоп, хәтта гади күз белән дә күрергә була. Җир һәм туфрак 2) Кайбер нурларны, тавыш һәм электромагнитик дулкыннарны аерып үткәрә яки тоткарлый торган прибор. Акустик фильтр. Яктылык фильтры. Электр фильтры 3) информ. Кулланучыга кирәк мәгълүматларны гына аерып ала торган компьютер программасы 2. с. мәгъ. Фильтрлый торган, фильтрлагыч. Фильтр кәгазь. Фильтр матдә |