ФИЛЬМ и. ингл. 1) Кино төшерү өчен яктылыкка сизгер катламнан торган юка целлулоид плёнка тасма 2) Шул тасмага төшерелгән сурәтләр тезмәсе, кинокартина. Шул чорда популяр булган «Тарзан» фильмының героена охшарга тырышып, малай-шалай Сулъяк Болак урамында мунча тирәсендә үсеп утырган биек тирәкләрдән атынып, маймыллар кебек чинашып суга сикерешә идек. Р.Мостафин. Алар сугыш турындагы фильм, хроника күренешләренең берсен дә калдырмый карап баралар. Т.Әйди 3) Кино сәнгате әсәре. Фильм монтажлау. Фильм төшерү |