ФИЛЬДЕПЕРС и. фр. иск. 1. Иң югары сыйфатлы фильдекос 2. с. мәгъ. Шул җептән эшләнгән. Аягын бер-берсенә ишеп утырганда бераз күтәрелә төшкән чалбар балагы астыннан шакмаклы фильдеперс оекбашы күренә. М.Әмир. Аякларына тән төсле юка фильдеперс оекларын һәм баскан саен шыгырдап торган, куе кызыл күннән тегелгән каймалы башмакларын киде. Г.Галиева |