ФИЛТӘ и. гар. 1) Ут кабызып яктырту, җылыту өчен, ягулык матдә сеңдерелгән киндер тасма яки шнур (шәм, лампа һ.б.ш.да). Мостафа лампа пыяласын утыртып, филтәсен күтәрә төшкәч, Данилов яртылаш ачык ишектән коридордагы зәңгәр хәтфә камзуллы кызны күрде. К.Нәҗми. Ул [кипкән куян тизәге], туң майга батырып ут төрткәч, филтә вазифасын үти, май төтәмичә генә янып, сыек яктылык бирә. А.Расих

2) Шартлаткыч матдәгә ерактан ут күчерү өчен кулланыла торган шнур. Әлтафи – класста иң зур малай, аның кесәсендә һәрвакыт чакматаш белән филтә һәм бакчада үстергән яшел тәмәке булыр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә