ФИЛОСО’ФИЯ и. гр. 1) Табигать һәм җәмгыять үсешенең гомуми законнарын өйрәнә торган фән; чынбарлыкка мөнәсәбәтенә бәйле рәвештә философия материалистик һәм идеалистик юнәлешләргә бүленә. Бик күп билгеләрем арасында иң кадерлесе – философиядән Пронин куйган бишле. М.Мәһдиев

2) Аерым бер шәхес, төркем, юнәлеш тарафыннан системалаштырылган философик тәгълимат . Без болар яшендә марксизм философиясе белән таныш булу түгел, Марксның исемен дә белми идек. Ш.Камал. Фейнингерның кешелексез һәм кансыз философиясен Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар безнең илебез халыкларына каршы бик теләп кулландылар. Г.Бәширов

3) Аерым фәннең нигезен тәшкил иткән фәнни методологик принциплар. Математика философиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә