ФИЛО’СОФ и. гр. 1) Философия фәне белгече, шул фән белән шөгыльләнүче кеше. Шушы максаттан чыгып, шәһәрнең берләштерелгән экология хезмәте булдырыла, аңа экологлар да, биологлар, медиклар, психологлар, архитекторлар, философлар җәлеп ителә. Р.Мостафин. Рим философы Сенека дустына, беләсеңме, нинди киңәш бирә: «Син, нәрсә куркыныч, дип сорыйсың, Луцилий, – төркем», – ди. Н.Гыйматдинова 2) күч. Акыл иясе. Бала һәм яшүсмер чагында бу – минем атам һәм үзебезнең акылга бай, сүзгә тапкыр авыл философы. Г.Бәширов |