ФИЛИГРАНЬ и. фр. 1. 1) Алтын, көмеш яки башка төрле кыйммәтле металларның чыбыгыннан челтәр сыман итеп үреп эшләү ысулы, техникасы; җепкыр. Төсле пыяладан инкрустацияләр, скань һәм филигрань куллану – болар һәммәсе дә аларның сәнгатендә татар халык ювелирлык иҗаты нигезендә үсә. Татарстан яшьләре. Филигрань остасы. Ростов филигране 2) Шул техника белән эшләнгән нечкә, нәфис ювелир әйбер; җепкыр. Мәсәлән, --- иң яхшы филигрань, ягъни, кыйммәтле металл чыбыктан үреп ясалган зиннәтле бизәнү әйберләрен «муза и болгар» --- дип йөрткәннәр. Фән һәм тел 3) Аерым кәгазьләрдә яктылык аша үтәли күренә торган тамга, билге һәм шундый тамгасы булган кәгазь; су билгесе. Кәгазьдәге «1816» дигән су билгесе (филигрань) материалның фабрикадан кайчан чыгуын күрсәтә. Ә.Дусайлы 2. с. мәгъ. 1) Кыйммәтле металларның бик нечкә чыбыгыннан үреп эшләнгән 2) Пыяла эченә төрле төстәге җепләр белән бизәкләр төшерелгән. Филигрань ваза |