ФИЛЁНКА и. рус 1) Рамга куелган юка такта яки фанер. Парадный ишекне, филёнкасына кадәр асфальт эченә ябышып кату сәбәпле, хәзер ачып та, ябып та булмый, – рус капкадан ихатага үтеп, арт ишектән керделәр. Х.Сарьян. Альбомдагы фотоларны алып, рамга куелган пыялага тезде дә, өстенә филёнка ябып, як-яктан беркетте һәм раманы стенага элеп куйды. Татар иле 2) Стенада ике төсне аерып торган үзгә төстәге тар сызык. Стенага филёнка үткәрү |