ФИЛАТЕЛИ’Я и. гр. Почта маркаларыннан, штемпельле һәм маркалы конвертлардан, төрле илләрнең почта эшләре белән бәйле кәгазьләреннән коллекция туплау шөгыле. Суфия дәфтәр битләренә ябыштырылган иске почта маркалары күреп, филателия белән мавыгучы күрше малаен сөендерергә уйлады. С.Сөләйманова. Восстание урамына кадәр барды, филателия кибетенә кагылды. А.Гыйләҗев |