ФИЛАРМО’НИЯ и. гр. 1) Музыка сәнгатен пропагандалый, музыкаль чыгышлар әзерләү белән шөгыльләнә торган оешма. Опера, филармония артистлары белән аралашу безгә күңелле иде. М.Мәһдиев. – Син кем? – дип сорадым мин аңардан. – Филармония артисты, быргычы, – ди бу. К.Латыйп 2) Шул оешма урнашкан бина. Казанның бу борынгы почмагындагы Камал театры, филармониянең концерт залы кебек яңа биналар, реставрацияләнгән «Болгар» кунакханәсе, Г.Тукайга бәйле башка биналар белән матур бер ансамбль барлыкка киләчәк. Р.Мостафин |