ФИЛ и. гар. 1) Тропик илләрдә үсемлек белән тукланып яшәүче, зур гәүдәле, озын хортумлы, ике озын ак казык тешле имезүче хайван. Боланның – мөгезе, филнең теше кыйммәт, диләрме әле. Т.Галиуллин. Һиндләр, хатын-кызның атлап йөреше белән соклануларын күрсәтергә теләгәндә, аны фил йөреше белән чагыштыралар. К.Гыйззәтов 2) Шахмат тактасында өченче урында тора һәм диагональ буенча хәрәкәт итә торган фигура; тура. Ә малай ладьясы, ферзе, аты һәм ике филе белән ябырылып килде дә шыгырдатып кысты. Г.Афзал 3) күч. Олы гәүдәле, авыр хәрәкәтле кеше турында. Тән үстерсәң, җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин. Г.Тукай |