ФИКСА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Билгеләү, аныклау, тәгаенләү. Башка илләрдә рамазан аеның озынлыгы фиксацияләнә. Мөселман календаре. Закон нигезендә, эшләмәүче студент көндезге бүлектә укыган вакытта, аның әти-әнисенә фиксацияләнгән түләү арттырып бирелә. Хезмәт даны

2) Исемлеккә теркәү, регистрацияләү; язып бару. Метрикаларда фиксацияләнү

3) Нәрсәнең дә булса хәрәкәтчәнлеген бетерү, бер торышта катырып калдыру, беркетү. Алар атмосфера азотын фиксациялиләр, туклыклы матдәләрнең туфрактагы запасын туплауга да ярдәм итәләр. Чәчү әйләнешләре – игенчелекнең нигезе

4) Игътибарны, карашны нәрсәгә дә булса төбәү

5) биол. Күзәнәкләрне, тукыманы, әгъзаларны махсус фиксатор матдәләр белән эшкәртеп, аның тере хәлдәге структурасын өйрәнү өчен үзгәрешсез саклау, беркетү

6) фото Плёнкага яки фотокәгазьгә төшерелгән сурәтне, фиксаж эремәсендә тотып, ныгыту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә