ФИКСА’ЦИЯ и. фр. 1) Билгеләү, аныклау, беркетү

2) Исемлеккә теркәү, регистрация; язып кую. --- халык көенең үзенчәлекле, төрле фиксацияләргә авыр бирелә торган бормаларын, моңнарын саклаучы буларак, ул безнең барыбыздан да күбрәк белә иде... Казан утлары

3) Нәрсәне дә булса (мәс., аяк-кулларны), хәрәкәтчәнлеген бетереп, нинди дә булса торышта катырып калдыру

4) Игътибарны, карашны нәрсәгә дә булса төбәү. Ә реализм саф фиксация, фактларны тормыш агымыннан гади генә аерып алу пафосыннан башланып китә. Татар әдәбияты тарихы

5) биол. Күзәнәкләрне, тукыманы, әгъзаларны махсус фиксатор матдәләр белән эшкәртеп, аның тере хәлдәге структурасын үзгәрешсез саклау хәленә китерү

6) фото Төшерелгән сурәтне ныгыту өчен, плёнканы яки фотокәгазьне фиксаж эремәсендә тоту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә