ФИКРИ с. гар. 1. Фикерләүгә нигезләнгән, фикерләп беленә торган; уйдагы, фикердәге. Дини, әдәби, фикри, мәдәни хәрәкәтләр үз эчендә бикләнеп калмый, азмы-күпме читләргә әсәр итә. Г.Ибраһимов. Киресенчә булганда, аның эстетик һәм фикри ләззәт бирү көче югала. Ф.Галимуллин

2. рәв. мәгъ. Фикерләп, фикер йөртеп, аңда, фикердә булганча. Гомумиләштерү – предметларда һәм күренешләрдә гомумине фикри аерып кую һәм, шуңа нигезләнеп, аларны үзара берләштерү ул. Кызыклы психология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә