ФИКЕРЛЕЛЕК и. 1) Аңлылык. Аның көтелмәгән мондый тәкъдимнәрендә дә үзенә генә хас тирән, нигезле фикерлелек, чынлык, мәгънә бар, нык уйланганлык, төптән нигезләнгән дәлиллелекләр, мәсьәләнең асылын сиземләү, алдан сизү бар. М.Гайнетдин

2) Нинди дә булса фикердә булу. Ул үз заманында татар әдәбиятында хөкем сөргән артта калганлык, наданлык, иске фикерлелек турында фәлсәфә сатмый. М.Гали. Ләкин әдәбиятның идеологик вазифасы мәсьәләсендә төрле фикерлелек күзәтелмәде диярлек. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә