ФИКЕРЛЕ с. 1) Аңлы, акыллы, белемле. Һидият, чынлап та, киң фикерле кеше түгел. Ш.Камал. Фикерле егет, алырга кирәк. Ф.Садриев 2) Үз уе һәм сүзе булган. Шәкертләр арасында яңарак фикерле дип белгәннәренә сүз дә салгалаштыра башлады. Ф.Әмирхан. Ни өчен син шулай матур, таза кыю фикерле, акыллы кеше? Д.Аппакова |