ФИКЕРЛӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. фикерләү. Никадәр чөкердәшеп фикерләшәсе килсә дә, бик үк барып чыкмый әле, Хәниясе ачылып китә алмый. Н.Хәсәнов 2) Киңәшләшү, үзара фикер алышу, уртаклашу. Укыту, яшьләр белән эшләү турында фикерләшәсе урында, аңа бәйләнеше юк диярлек нәрсәгә вакыт әрәм итәргә туры килә. З.Фәйзуллин. Башка командирлар кебек тырт-тыртланмыйча, егет белән ипләп, малае белән фикерләшкән кебек сөйләште күрше батальон хуҗасы. Т.Галиуллин Фикерләшә башлау Фикерләшергә тотыну. Әлфия Хәсәнова белән театр турында фикерләшә башласаң, аның бөтен тормышы, мәхәббәте, бәхете сәхнә икәнен аңлыйсың. Т.Нәҗмиев. Җыелган халык гөж килеп үзара фикерләшә башлады. Ә.Дусайлы Фикерләшә төшү Тагын да ныграк, күбрәк фикерләшү Фикерләшеп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә фикерләшү. Мактау тактасы каршына тукталып, алдынгыларның фотоларына карый-карый нидер фикерләшеп алалар да янә, паркка ял итәргә чыккандай, ашыкмыйча гына китеп баралар. Н.Хәсәнов Фикерләшеп кую Алдан фикерләшү. Кайчак, ир бала туса – атасы, кыз бала булса, анасы исем куша, дип фикерләшеп кую да ярый. Ислам – татарлар һәм мөселманнар Фикерләшеп тору Һәрвакыт, гел фикерләшү. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов белән гел фикерләшеп торабыз. Кызыл таң |